25 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре «Салават күпере» балалар бакчасы балалары өчен «В поисках сокровищ» дигән квест-уены үткәрделәр. Квестның максаты мәдәният йортында нинди белгечләр эшләвен сөйләү һәм күрсәтү иде. Балалар станцияләрдә төрле сынаулар уздылар һәм катлаулы булмаган биремнәрне үтәделәр: «Кассир», «Методист», «Костюмер», «Хореограф», аларның һәрберсендә табышмаклар, уеннар һәм викториналар рәвешендә биремнәр тәкъдим ителде. Биремнәрне үтәү өчен балаларга үзләренең бөтен фантазияләрен, җитезлекләрен һәм хәтта кайбер артистлык сәләтләрен дә кулланырга туры килде. Чара сәхнәдә балалар флешмобы белән тәмамланды.