6 июльдә Югары Утар авылында "Авылдашлар очрашу" бәйрәме узды. Элек бу авылда 328 йорт булган, ә бүгенге көндә нибары 15 йорт калган. Бу көн авылның күп кенә халкын һәм бу авылдан чыккан кунакларны җыйды. Авыл халкы көче белән бәйрәм өстәле капланган иде. Бәйрәмдә "Саба чишмәлере" иҗат коллективы һәм килгән кунаклар башкаруында Туган як турында күп җырлар яңгырады. Күп кенә конкурслар һәм уеннар үткәрдек. Бәйрәмне үткәрүдә "Саба чишмәлере" иҗат коллективы, Сулэ авыл клубы мөдире А. Хәсәнова һәм Илэбэр авыл клубы мөдире Р. Хафизов катнашты.