7 июльдә "Нургали" мәчете янындагы лагерьның соңгы көне була, аны Лесхоз мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре һәм авыл имамы оештыра. Бүгенге көн балалар өчен иң күңелле көн булгандыр. Әхмәт-хәзрәт лагерьны өй эшен тикшерүдән башлый. Аннары иң яраткан уен - жетоннарны бүләкләргә алмаштыру башланды. Балалар үзләренә ошаган бүләкләрне аукцион ярдәмендә алдылар. Соңыннан аларны кайнар коймаклы тәмле лимонад көткән. Бу ял көннәре балалар өчен файдалы булыр дип ышанабыз.