3 июльдә "Нургали"мәчете янындагы җәйге лагерь эшен дәвам итә. Лагерьның һәр көне намаз укудан башлана. Шуннан соң балалар саф һавада төрле хәрәкәтчән уеннар уйныйлар. Көн азагында балалар икенче көнне дөрес сөйләргә тиешле доганы өйрәнделәр. Һәр көн лагерьда балаларны игелекле, сабыр булырга һәм яхшы эшләр башкарырга өйрәтәләр.