2 июльдә имам һәм Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре оештырган «Нургали» мәчете янындагы лагерь эшен дәвам итә. Һәр көн лагерьны ачу һәрвакыттагыча намаз белән башлана, балалар мөселман мультфильмын карадылар, алфавит өйрәнделәр. Шулай ук балаларга уен программасы әзерләнде, анда барысы да рәхәтләнеп катнашты. Лагерьның икенче көне бай һәм кызыклы үтте.