Балалар моселман сабантуе

2024 елның 15 июне, шимбә

15 июньдә Курсабаш авылында мөселман балалар сабантуе оештырылды һәм үткәрелде. Бәйрәм Гаилә елына һәм Корбан бәйрәменә багышланган. Оештыруда һәм үткәрүдә Сулэ авыл клубы, Курсабаш мэдэният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре катнашты.Сабантуй бер мәйданчыкта төрле яшьтәге кешеләрне җыйды һәм Корбан бәйрәме уңаеннан үткәрелгән барлык гаилә бәйрәмнәренең иң масштаблысы булды. Сабантуйны Курсабаш мәчетенең Рәдиф хәзрәт ачты. Шуннан соң Коръән укучыларның чыгышлары булды. Мең йөз ел элек Болгар җирендә безнең ата-бабаларыбыз бөтен дөньяга исламны яшәү рәвеше итеп сайлаганнарын игълан иткәннәр. Бу Сабантуй шулай ук эмэнэтне сакларга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга кирәклеген искәртергә тиеш. Шул вакытта гына халкыбыз яшәячәк һәм алга барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International