"Жэй конне балык тоту"-поход

2024 елның 14 июне, җомга

Сулэ авыл клубы мөдире, балаларның җәйге ялын күңелле һәм файдалы итү өчен балалар белән балык тоту буенча ярышлар оештырды. Беренче карашка, балык тотуда әллә ни зирәклек юк. Кармагыңны суга ташла һәм сабыр гына көт. Ләкин һәркемгә балык элэкми... Бу галәмәтнең сере нәрсәдә соң? Серне чишәр өчен балык тотарга бардык. Малайлар һәм кызлар кармаклар алып, табигатьнең матур почмагында урнашкан елга ярына балык тотарга киттек. Һәркем үзе тотарга тырышты. Балык тоту һәркемгә ошады. Балык тотудан яхшырак ял юк. Иң күңелле, иң бәхетле мизгелләр, минутлар, сәгатьләр! Чөнки табигать - ул чыннан да могҗиза, чөнки һәр кеше-бу табигатьнең аерылгысыз өлеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International