Сабантуй-халкыбызның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе, хезмәт, шатлык һәм бәхет бәйрәме. Анда халыкның матур гореф-гадәтләре, җырлары, биюләре һәм йолалары бергә кушыла. Гасырлар үтте, ә бәйрәм безнең көннәргә кадәр сакланып калды. Биредә киң мәдәни программа, йөгерү һәм ат чабышлары, спорт ярышлары, күп музыка һәм җырлар бар. 9 июнь конне Сулэ авыл клубы, Курсабаш мэдэният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Курсабаш жирлегендэ узган Сабантуй бәйрәмен үткәрүдә катнаштылар.Олы болыннарда спорт ярышлары, конкурслар һәм халык уеннары узды, анда өлкәннәр дә, кечеләр дә катнашты: баганага менү, капчыклар белән көрәш,Капчыкларда йөгерү, сумо, гири күтәрү, яшүсмерләр арасында көрәш һәм башка күп нәрсәләр оештырылды.