1 июнь көнне Халыкара балаларны яклау көнендә Сәрдә авыл клубы мөдире авыл клубы каршында "Шатлык, дуслык һәм җылылык-җәй җиткәнне аңлата" дип исемләнгән бәйрәм - уен программасы оештырды. Мәдәният хезмәткәрләре төрле конкурслар, күңелле эстафеталар, викториналар үткәрделәр. Балалар рәхштләнеп уйнадылар, барлык конкурсларда катнаштылар. Бзйрәм бик күңелле һәм кызыклы булды, бүләкләр һәм татлы бүләкләр тагын да яхшы кәеф өстәде. Алда балаларның җәйге каникуллар көтә һәм әлеге чараны аның матур башлангычы дип санарга мөмкин.