29 май конне Сулэ авыл клубында «тосле балачак иле»уен программасы уздырылды. Балалар ачык һавада футбол уйнадылар.Чара башында балаларга тупның нинди спорт төрләрендә кулланылуын искә төшерергә, туп белән уеннарны санап чыгарга тәкъдим ителде. Программа бик күп күңелле уеннар белән тулы иде, ул бер баланы да битараф калдырмады. Шундый гаҗәеп гади һәм шулкадәр мавыктыргыч безнең күңелле тубыбыз, көне буе балаларны сөендерде. Чарада катнашучыларның барысы да бик күп тәэсирләр алды, ә иң мөһиме сәламәт яшәү рәвеше белән дуслык һәм кызыксыну күрсәттеләр.