26 май көнне Сәрдә авыл клубы мөдире балалар өчен "Туган табигатьнең яраткан почмаклары" дигән экскурсия үткәрде. Чара барышында без авыл тарихы белән таныштык һәм чишмәдә булдык. Балалар табигатьне күзәттеләр, хикәя тыңладылар һәм әңгәмәдә актив катнаштылар. Үз авылыңның тарихын белү мөһим, чөнки кеше табигатьне генә түгел, ә мәдәниятне һәм традицияләрне дә кадерли башлый.