21 майда Эзмә авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре, Шекше мәдәният йорты мөдире, өлкән методист Г.Ш Садреева җитәкчелегендә яңа туристик маршрутны өйрәнделәр. Эш вакытында балаларны Безнең төбәкнең табигый, мәдәни, тарихи үзенчәлекләре, истәлекле урыннары белән ничек таныштыру турында фикер алыштылар. Балаларга уен, танып белү, иҗади биремнәрне ничек тәкъдим итәргә; уен-экспериментлар; актив ял элементлары һ. б. мәсьәләләр каралды.