“Сау бул мәктәбем"

2024 елның 24 мае, җомга

24 майда Эзмэ авыл мәдәният йортында  “Сау бул мәктәбем" дигән чара узды. "Соңгы кыңгырау" инде мәктәп укучылары арасында традицион бәйрәмгә әверелде. Чара башында агымдагы уку елында мәктәп эшенә йомгак ясалды, уңышларга ирешкән укучылар һәм укытучылар бүләкләнде. Чыгарылыш укучылары башкаруында җырлар, биюләр яңгырады, укытучыларга, сыйныфташларга, әниләргә һәм әтиләргә багышланган шигырьләр сөйләнде. Бәйрәмдә укытучылар, бәйрәм кунаклары, ата-аналар чыгыш ясады. Бәйрәм тәмамлангач, унберенче сыйныф укучылары һәм кайбер тугызынчы сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Һәр укучының күңелендә кире кайтарылмаслык балачагы, үткән уку елы, мәктәп стеналарында узган елдагы шатлыклы мизгелләр турында яшеренгән бер моңсулык сизелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International