Сәламәтлек-кешенең иң зур байлыгы. Һәм бу байлыкны тормыш юлының башыннан ук сакларга һәм ныгытырга кирәк.
11 майда Сулэ авыл клубында узган «Сәламәтлеккә юл» дип аталган чарада катнашып, балалар моны ничек эшләргә икәнен белделәр.Чара башында балалар кешенең сәламәтлегенә нинди факторлар тәэсир итә һәм аның 50 проценты без алып барган яшәү рәвешенә бәйле икәнен белделәр. Аннары катнашучылар көн режимын үтәү кирәклеге, зарарлы һәм файдалы продуктлар,үсемлекләр, төрле спорт төрләре һәм, әлбәттә, кеше организмына зарарлы йогынты ясаучы зарарлы гадәтләр турында сөйләштеләр. Балалар викторинада катнаштылар.Чара тәмамлангач, сәламәтлегебез өчен көн режимын үтәү, дөрес туклану, саф һавада йөрү һәм спорт белән шөгыльләнү бик мөһим дигән нәтиҗәгә килделәр.