7 майда Тимершык мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә Георгий тасмасы акциясенә кушылдылар. Сугышта җиңү-шатлык һәм кайгы. Ә без бу хәтерне һәр гаиләгә кагылган иң куркыныч сугыш турында буыннан-буынга җиткерергә тиешбез. Чөнки аның өчен үз гомерләре белән түләп безгә хәзер яшәргә мөмкинлек бирделәр. Без бу коточкыч сугыштан кайтмаганнарны бер минут тынлык белән искә алдык. Аннары сугын ветераннары каберләренә Георгий тасмаларын бәйләдек.