6 майда Бөек Җиңү көне алдыннан Эзм мәдәният йорты хезмәткәрләре Эзмә урта мәктәбе белән берлектә "Георгий тасмасы-Җиңү символы"патриотик акциясен үткәрделәр. Укучылар белән зиратка ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт йөзеннән килделәр, кабер янында Георгий тасмалары бәйләделәр. Георгий тасмасы бизәк кенә түгел. Бу безнең Ватанны саклаган һәм аны тышкы дошманнарның һөҗүмнәреннән саклаган кешеләргә горурлык һәм рәхмәт билгесе.