Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан 27 апрельдән 7 майга кадәр Бөтен Россия буенча "Ветеранга кунакка"акциясе уза. 4 майда әлеге проект кысаларында Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре 96 яшьлек Зәкия апа Фазлыеваны Бөек Җиңү белән котладылар. Ул сугыш һәм сугыштан соңгы авыр ачлык еллары турында сөйләде. Котлавы өчен рәхмәт йөзеннән ул үзенә күрсәткән игътибары һәм кайгыртуы өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. Сугыш елларында ачлык һәм куркуга карамастан, балалар укуларын дәвам итәләр, фронтка посылкалар җибәрәләр, кырларда эшлиләр, авыр хезмәт белән Җиңүне якынайталар.