2 май көнне Сулэ авыл клубында Курсабаш авыл китапханәсе һәм Сулэ авыл клубы хезмәткәрләре балалар өчен "төбәкнең әдәби тормышы - Кол Гали"дигән тематик сәгать үткәрделәр. Чарада катнашучылар Бөек урта гасыр шагыйре Кол Гали биографиясе, аның әдәби иҗаты белән таныштылар. Кол Гали төрки әдәбиятның күренекле вәкиле. Аның иң танылган поэмасы "Кыссаи Йосыф" 1233 елда Изге Язмалар һәм Коръән сюжетлары буенча язылган. Явызлыкка, Ялганга каршы, кеше бәхете өчен эшләнгән әсәр. Чарада балалар Кол Галинең "Кыссаи Йосыф" поэмасының үзенчәлекләре һәм аның Идел буе татарлары мәдәнияте тарихындагы әһәмияте турында белделәр. Поэмадан өзекләр укылды.