Терроризм хәзерге вакытта кешелек иминлегенә төп куркынычларның берсе булып тора. Террорчылык актын туктату һәм ачу, аның нәтиҗәләрен киметү һәм шәхеснең, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең мөһим мәнфәгатьләрен яклау максатыннан, гражданнарга куркыныч янаганда һәм терактлар вакытында халыкның үз-үзен тотышы һәм гамәлләре кагыйдәләрен, тәртибен белергә, гадәттән тыш хәлләрдә дөрес ориентлашырга һәм эш итәргә кирәк. Һәр кеше экстремаль ситуацияләрдә үз тәртибен һәм гамәлләрен төгәл күз алдына китерергә тиеш, психологик яктан үз-үзен яклауга әзер булган. 1 майда Яңа Мичән мәдәният йортында бергәләп "терроризм - җәмгыятькә куркыныч"дигән мәгълүмат сәгате уздырылды. Террорчылык янаулары вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү, шундый катлаулы ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Террорчылык вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә, шикле предметларны табуга аерым игътибар бирелде. Чарада катнашучылар шулай ук гражданлык уяулыгын күрсәтүнең мөһимлеге турында да сөйләштеләр.