Тимершык мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә балалар белән «Үз сәламәтлегеңне ничек сакларга»уен программасын үткәрделәр. Программа башында балаларга көн режимын үтәү, дөрес туклану, ял итү, зарарлы гадәтләргә каршы тора белү, спорт белән шөгыльләнү һәм организмны ныгытуның мөһимлеге турында сөйләделәр. Шулай ук балалар күңелле разминкада актив катнаштылар, аннары ике командага бүленеп, төрле эстафеталарда һәм конкурсларда ярыштылар. Уен программасында катнашучылар спорт, дару үсемлекләре турында табышмаклар чиштеләр һәм рәхәтләнеп уйнадылар.