Кызыклы авторлар, төрле жанрлар һәм әдәби яңалыклар "Казан утлары"журналында тәкъдим ителгән. Журнал битләрендә яңа язучыларның әсәрләре басыла. Укучыларны яңа язучылар белән таныштыру максатыннан 23 апрельдә Яңа Мичән авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Яңа язучы"әдәби сәгате уздырылды. Чарада" Казан утлары"журналында басылган әсәрләргә күзәтү ясалды. Яңа язучыларның әсәрләре тәкъдим ителде.Китапханәче М.Хәсәнованың "чигелгән яулык" хикәясенең эчтәлеген сөйләде, Гөлинә Шәйхи,Гөлназ Нуриева шигырьләре кычкырып укылды.