12 апрельдә Олы Нырты мәдәният йортында «Яшьлек җырлары»ял кичәсе узды. "Яшьлек җырлары" - яшьлекне, беренче мәхәббәтне искә төшерүче җырлар. Бу саф, якты, сагыну җырлары чөнки ул вакытта җырны йөрәктән игелек һәм наз, күңелдә матурлык һәм гармонияне саклап калу өчен иҗат иткәннәр, һәм алар, нәкъ менә шушы җырлар, безгә тормышның ыгы-зыгысында һәм нәкъ менә авыр минутларда ярдәм итәрләр, өмет өзелүдән сакларлар! Кичәдә катнашучылар «Яшьлек тугай», «Сагыну», «Идел буе каеннары » һәм башка танылган җырларны искә төшерделәр һәм җырладылар. Конкурсларда катнаштылар өстәл артында җырлана торган борынгы 70-80 елларда популяр булган композицияләрне искә алдылар. Кич ахырында алар үз тәэсирләре белән уртаклаштылар, үз тормышларындагы вакыйгаларны искә төшерделәр.Чарада катнашучыларның барысына да яхшы кәеф, күтәренке рух хас иде.