1961 нче елның 12 нче апрелендә кешенең беренче космоска очышы була, аны Юрий Гагарин башкара. Бу тарихи вакыйга бөтен кешелек файдасына космик киңлекне тикшерү өчен юл ачты. Шул вакыттан бирле бу көнне Россиядә Космонавтика көне, ә дөньяда кешенең космоска очу көне буларак билгеләп үтәләр.Бу истәлекле көн уңаеннан безнең клуб берләшмәләре кызлары рәсемнәр һәм кул эшләре конкурсында катнаштылар, үзләрен космоска чыгучы космонавтлар, чит планеталылар белән очрашу итеп күз алдына китереп, Космоска сәяхәт темаларына фантазияләрен чагылдырдылар. Аларның эшләрендә төрле космик объектларны, ракеталарны, планеталарны, йолдызлыкларны, кометаларны күрергә мөмкин. Эшләр ачык, төсле һәм оригиналь килеп чыкты.