12 апрель көне кешелекнең иң кыю хыялын тормышка ашыруның дәлиле булып тора. Шул вакыттан бирле ул ел саен кешелек тарафыннан Бөтендөнья космонавтика көне буларак билгеләп үтелә.Бу көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре Космонавтика көненә багышланган «Йолдызлар һәм галактикалар арасында» танып -белү сәгате үткәрделәр.Чарада балаларга танылган космонавт Ю.А. Гагарин тормышы, беренче космик станцияләрнең барлыкка килү тарихы, очышларга әзерлекнең ничек баруы, космонавтларның нәрсә белән туклануы һәм йолдызларга бару өчен нинди сыйфатлар кирәклеге турында сөйләделәр. Шулай ук дөньяда беренче ясалма җир иярчененең Җир орбитасына чыгарылуы турында да сөйләделәр, ул кешелек тарихында космик эраны ачты. Балаларга планетаның беренче космонавты Ю.Гагарин белән космик корабль старты турында видео күрсәтелде. «Космик корабль ясау», «Авырлыксызлыкта булу осталыгына сынау», «Космик гимнастика» конкурслары үткәрелде, табышмаклар чиштеләр.Чара барышында балалар космос турында күп яңалыклар белделәр, бик күңелле атмосфера булды.