Гофр кәгазьдән чәчәкләр-теләсә нинди бәйрәм өчен матур бизәк. Букетлар бүләк итеп кенә калмый, аларны интерьер бизәү һәм бәйрәм өстәлләрен бизәү өчен кулланалар. Гофр кәгазьдән арзан һәм матур чәчәкләр ясап була. 10 апреля көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Гофр кәгазьдән чәчәкләр”темасына мастер-класс үткәрделәр.Чара барышында сәнгать җитәкчесе Гайнетдинова М.Т. чәчәкләр ясаганда кулланырга мөмкин булган төрле кәгазьләр турында сөйләде, кәгазь белән эшләүнең техник алымнарын күрсәтте- таҗлар ,яфраклар ясау, таҗларны ничек җыярга. Мастер-классның һәр катнашучысы чәчәк ясауның барлык этапларын үтәргә һәм үз куллары белән чәчәк җыярга тырышты. Мастер-класс катнашучыларга үзләренең иҗади активлыкларын күрсәтергә , эмоциональ канәгатьлек хисе кичерергә ярдәм итте. Чәчәкләр матур һәм хәтта хуш исле булып чыкты.