6 апрель көнне Яңа Мичән мәдәният йортында изге Рамазан аенда зур Ифтар узды. Кичә барышында халык алдында вәгазьләр яңгырады, ә вәгазь кешене кеше итә торган сыйфатларга багышланды. Акыл, дин, оят һәм игелекле эшләр кешеләрне җирдәге башка тереклек ияләреннән данлаган.Зур ифтар үткәргән өчен Саба ҖЧҖнең 6 нчы номерлы Мичән филиалының җитәкчесе Рамиль Рафикович Шаймарданов һәм Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.А.ка аерым рәхмәтебезне белдерәбез.. . Шулай ук ифтарны әзерләүдә Яңа Мичән мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре һәм күмәк хуҗалык бухгалтериясе хезмәткәрләре катнашты . Очрашу мөселманнар өчен аралашу, белемнәрне арттыру гына түгел, күңелле күңел ачу да булды.