Шахмат ярышлары

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

28 мартта Урман хуҗалыгы мәдәният йорты хезмәткәрләре ТАССРның һәм РСФСРның Атказанган урманчысы, "Почет Билгесе" һәм "Октябрь революциясе" орденнары лауреаты, "Кызыл Байрак" премиясе лауреаты, күп орден һәм медальләр кавалеры Миңнеханов Нургали Миңнеханович истәлегенә шахмат буенча еллык турнир үткәрүдә катнаштылар. Хөрмәтле кунаклар арасында Нургали Миңнехановның улы-Рәис Нургали улы Миңнеханов, оныгы-Азат Раис улы Миңнеханов, оныкчыгы - Нургали Миңнеханов, ТР ДБУ «Укыту-тәҗрибәле Саба урман хуҗалыгы» директоры - Хази Ибраһимович Фәйзрахманов бар иде. Ачылу Саба урманчылыгы гимны Нургали урманнары белән башланды. Турнирда мәктәп укучылары да, өлкәннәр дә катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International