2024 елның 26 мартында Яңа Мичән мәдәният йортында мини-музейда балалар әти-әниләре белән булдылар. Алар төрле сәгатьләр белән таныштылар, борынгы әйберләрне кызыксынып карадылар. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга сәгатьләрнең нинди төрле булуын күрсәттеләр һәм сөйләделәр.
Безнең коллекциядә төрле сәгатьләр бар : стена, зур һәм кечкенә, кукушкалы сәгать, кул, төрле сигнализация, өстәл, чәчәк, кояш сәгатьләре.Балалар рәхәтләнеп тыңладылар, экспонатларны кызыксынып карадылар, сораулар бирделәр һәм кызыклы һәм мавыктыргыч экскурсия өчен рәхмәт белдерделәр.