9 мартта Яңа Мичән мәдәният йортында авыл китапханәсе, "Каенкай" балалар бакчасы белән берлектә " Әти, әни, мин-спорт гаиләсе!” исемле гаилә бәйрәме оештырыла. Россиядә Гаилә елына багышланган”Гаилә белэн укыйбыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.
Китапханәче балалар әдәбиятының яңалыкларына күзәтү ясады, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга яңа китаплар турында сөйләде, хәзер китапханәдә балалар әдәбиятының теләсә нинди зәвыкка зур сайлануына игътибар итте, шуңа күрә һәркем үзенә ошаган китапны сайлый ала. Аннары китапларның төрле зурлыкта һәм эчтәлектә булуы турында сүз барды.
Сәламәт яшәү рәвешен- гаиләнең барлык әгъзалары алып барырга тиеш. Ата-аналар үз балалары өчен үрнәк булып торалар бит. Һәм гаилә ярышларында катнашучы өлкәннәр балалардан бер дә ким булмаган осталыкларында, дәртләрендә, җиңүгә омтылуларында күренде. Мондый актив ата-аналарга карап, аларның балалары нинди спортчылар булып үсәчәге аңлашыла.
Чара катнашучыларның сәламләү сүзе белән башланды. Музыкаль җылыну ярышларда катнашучыларның барысын да берләштерә. гаиләләргә кызыклы, кайвакыт бик катлаулы йөгерү, сикерү конкурслары тәкъдим ителде, анда алар спорт осталыкларын гына түгел, ә интеллектуаль викторина сорауларына җавап биреп, спорт турында белемнәрен дә күрсәттеләр.Конкурслар концерт номерлары белән чиратлаша.
Спорт-Гаилә бәйрәме бер сулышта узды. Һәр яңа конкурс белән хәл кискенләшә, әмма спорт жюрисы бертавыштан үзара ярдәмләшү һәм гаилә ризалыгы җиңеп чыга дигән фикергә килә. Спорт бәйрәме данга иреште! Барысы да зур күтәренкелек һәм уңай эмоцияләр алды.Бу искиткеч, күңелле бәйрәм егетләр хәтерендә озакка калачак.