9 нчы март көнне Явлаштау авылы клубында Лесхоз мәдәният йорты hәм Сабабаш клуб хезмәткәрләре, үзешчәннәре тарафыннан Исламия Мәхмүтованың "Мәхәббәт чишмәсе" спектакле сәхнәләштерелде. Уен-көлкегә, җыр-биюгә бай романтик рухтагы спектакльдә вакыйгалар, нигездә, «Мәхәббәт чишмәсе» янында бара. Борыннан килгән гадәт буенча авыл кешеләре изге чишмә буена килеп теләк теләгәннәр, җырлы-биюле уен уйнаганнар, вәгъдә бирешкәннәр. Авылның үз Ләйләсе белән Мәҗнүне — Ләйсән белән Илнарның да саф мәхәббәтләре шунда бөреләнә, һәм алар, гореф-гадәткә тугры калып, Мәхәббәт чишмәсе алдында гомерлеккә вәгъдәләшәләр. Әмма вакыйгалар яшьләр теләмәгән борылыш ала… Премьера уңышлы тәмамланды, халык тарафыннан җылы кабул ителде.