1 нче мартта ел саен Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә, бүген Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр белән «Торак һәм җәмәгать биналарында янгын куркынычсызлыгы. Янгын чыккан очракта халыкның гамәлләре» исемле чара үткәрделәр. Чара барышында балаларны янгынның сәбәпләре, янгын вакытындагы гамәлләр белән таныштырдылар һәм янгын сүндерүнең беренчел чаралары турында сөйләделәр.