1 мартта Эзмә мәдәният йортында гражданнар оборонасы көненә багышланган «Хәвефле ситуацияләрдә иминлек һәм яклау» дип аталган чара узды. Чарада Саба районы буенча гражданнар оборонасы буенча әйдәп баручы белгеч Тимергалиева Ландыш Рушан кызы, Саба районының «Гражданнар оборонасы идарәсе» җитәкчесе Хуҗина Әлфия Әмир кызы, Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбен оештыручы педагог Вафин Айнур Вәлинур улы катнашты. Мондый очрашуларның бурычы-халыкны укуга максималь дәрәҗәдә җәлеп итү, һәр гражданның тыныч һәм сугыш чорындагы теләсә нинди гадәттән тыш хәлләрдә грамоталы эш итүенә ирешү. Укучылар белән нинди кисәтү сигналлары булырга мөмкин, аларны кайда ишетергә, аларның һәрберсендә нинди гамәлләр башкарырга, мөмкин булган гадәттән тыш хәлләрдә ничек эвакуацияләнергә һәм беренче табибка кадәр ярдәм күрсәтергә кирәклеге турында әңгәмә уздырылды. Мондый чараларның максаты халыкны уяу булырга, практика бирергә һәм килеп туган шартларда паникасыз эш итәргә өйрәтү.