«Барлык һөнәрләр дә мөһим, барлык һөнәрләр дә кирәк»

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

26 гыйнварда Эзмә мәдәният йортында «Барлык һөнәрләр дә мөһим, барлык һөнәрләр дә кирәк» дигән чара узды. Дөньяда төрле һөнәрләр бик күп. Алар барысы да бик мөһим һәм кирәк. Бүген бездә иң яшь буын, Эзмә «Саф чишмә»балалар бакчасы балалары кунак булды. Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга авыл мәдәният йорты хезмәткәрләренең кызыклы һәм шул ук вакытта катлаулы эше турында сөйләделәр. Балалар чараларның ничек әзерләнүен, спектакльләр куелуын белделәр, «Мунчала чыгару йоласы» татар халкының кызыклы гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Кечкенә кунаклар әкият фантазиясе дөньясына чумдылар, клоун һәм Кыш бабай белән конкурсларда уйнадылар. Чара ахырында балалар төрле төстәге конфеттида уйнадылар. Алар яхшы кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International