Ел саен 21 гыйнварда дөнья иң матур һәм яхшы бәйрәмнәрнең берсен - Халыкара кочаклау көнен бәйрәм итә. Кочаклашу һәркемгә кирәк, өстәвенә , галимнәр ачыклаганча, кочаклашу рәхәт кенә түгел, сәламәтлек өчен дә файдалы. Бу көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре бу көнгә багышланган гадәти булмаган акция"Кочаклау бик яхшы!»дигән чара үткәрделәр.Әлеге акция кысаларында авылдашлар белән әңгәмә үткәрделәр, бәйрәм белән котладылар, бәйрәмнең барлыкка килү тарихын сөйләделәр һәм аларга бу көнне якыннарына һәм яраткан кешеләренә җылы мөнәсәбәт билгесе итеп кочаклашырга кирәклеген аңлаттылар, шуның белән үзләренең эчкерсез җылы хисләрен искә төшерделәр. Акциядә катнашучылар үтеп баручыларны елмаеп, дусларча кочаклап каршы алдылар һәм кочаклашу һәркемгә рәхәтлек китерде, чөнки кочаклашу – көн дәвамында энергия һәм күңел ачу заряды бирә.