12 нче декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган «Быть гражданином» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Бу чара укучыларга гражданлык активлыгын үстерүнең мөһимлеген аңлауга, кануннарны хөрмәт итәргә һәм аңлы гражданлык турында хәбәрдар булу өчен юнәлдерелгән иде. Чара барышында РФ Конституциясенең төп нигезләмәләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары, җәмгыятьне формалаштыруда һәм үстерүдә аларның роле каралды. Шулай ук балаларга тарихи мәгълүматлар белән презентация тәкъдим ителде, ул аларны гражданлык хокуклары һәм бурычларының мөһим яклары белән якыннан таныштырды. Бу мәгълүмат сәгате укучыларның Конституция турында белемнәрен ныгытты һәм җәмгыять тормышында әһәмиятен ачыклады.