7 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Барысы да сезнең кулда» дигән хәйрия концерт программасын оештырдылар. Алар залда игелек һәм яхшы кәеф атмосферасы булдыра алдылар. Концерт программасы якты һәм бай булды. Концертта халык җырлары, матур шигырьләр, заманча биюләр тәкъдим ителде. Чара ахырында барлык ял итүчеләр исеменнән Нармина рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады.