«Яхшылыкта булсын күңелең» хәйрия концерты

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

Халыкара инвалидлар көненә багышланган инвалидлар декадасы кысаларында, 6 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган ай» фольклор коллективы Югары Отар балалар интернат-йортында «Яхшылыкта булсын күңелең» дигән хәйрия концерты уздырды. Чара барышында бәйрәм белән котлау сүзләре, шигырьләр яңгырады, төрле уеннар үткәрелде. Балалар кызыклы сорауларга рәхәтләнеп җавап бирделәр. Чара бер сулышта узды. Нинди дә булса чикләре булган кешеләргә еш кына гади аралашу җитми, шуңа күрә барысы да очрашуга шат булганнар, моның турында кунакчыл кабул итү һәм яхшы кәеф шаһитлык биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International