6 декабрьдә Эзмә мәдәният йортында Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары башкаруында «Сәнгатьнең тылсымлы дөньясы» дип аталган концерт узды. Музыка - ул илһам бирә, Мәхәббәт һәм гармонияне тоярга булыша. Концерт программасында тыңлаучылар төрле вакытларның әсәрләрен сольный һәм ансамбль башкаруында (Баян дуэты, фортепиано, халык уен кораллары ансамбле, хореография коллективлары) ләззәтләнә алдылар. Кичә программасына төрле елларда иҗат иткән совет, Россия һәм чит ил авторларының әсәрләре керде. Концерт бер сулышта узды, һәркемгә яхшы кәеф бүләк итте.