«ЭТНОМИРИАДА» XI Халыкара традицион мәдәният һәм халык сәнгать иҗаты конкурс-фестиваленең Гала-концерты

2023 елның 2 декабре, шимбә

2 декабрь көнне Казанда «ЭТНОМИРИАДА» XI Халыкара традицион мәдәният һәм халык сәнгать иҗаты конкурс-фестиваленең Гала-концерты булды. Конкурсның максаты традицион мәдәниятне һәм халык сәнгать иҗатын саклау, торгызу һәм үстерү. Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Акварель» халык бию төркеме «Горский» биюе белән «фольклор халык биюе» номинациясендә катнашты. Фестиваль-конкурста катнашучылар II дәрәҗә лауреат дипломына һәм кубокка лаек булдылар. Коллектив конкурстан зур рәхәтлек тапты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International