1 декабрь көнне Минзәлә шәһәрендә Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 ел тулуга багышланган «Кояш гомере телим мин, Минзәлә сиңа» Республика фестивале узды. Гала-концертта Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәре А.Г. Гатауллина «Яшь гомер» җыры белән һәм Тимершык авылыннан «Мизгел» ансамблендә катнашучы М.Ф.Миңнеханова нәфис сүз белән катнаштылар. Бу чарада ТРның төрле районнарыннан катнашучылар чыгыш ясады. Гала-концерт нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар дипломнар һәм бүләкләр, шулай ук Саба муниципаль районы иҗат коллективларының катнашуы өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.