«Бәла-казага юл»

2023 елның 1 декабре, җомга

1988 нче елдан башлап, ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә балалар белән «Бәла-казага юл» дигән әңгәмә үткәрделәр. Бу көн бөтен дөнья кешеләренә ВИЧ белән көрәштә берләшергә, ВИЧ белән яшәүчеләргә үз ярдәмнәрен күрсәтергә һәм СПИДтан үлгән кешеләрне искә төшерергә мөмкинлек бирә. СПИД сәламәтлек саклау өчен куркыныч булып кала. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, СПИД бөтен дөнья буенча 40 миллион кешенең гомерен өзгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International