28 ноябрь көнне Сәрдә авыл клубында Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган «Татар халкының мәдәнияте һәм көнкүреше» дигән әңгәмә узды. Авыл клубы мөдире, татар халкының үз гореф-гадәтләре, йолалары һәм бәйрәмнәре дини һәм дөньяви бәйрәмнәрне дә үз эченә алуын билгеләп үтте. Шулай ук малайлар hәм кызлар татар аш-суы, татар халкының киемнәрендәге турында да сөйләштеләр, чөнки халык костюмы татар мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып тора. Чара ахырында катнашучылар, татар халкы ата-бабаларының гореф-гадәтләрен саклый дигән нәтиҗә ясадылар.