24 ноябрь көнне Сәрдә авыл клубында Сәрдә “Акчарлак” балалар бакчасына йөрүче балаларның "Әниемнең җылы кочагы" дип и бәйрәм концерты узды. Әниләр көне-ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган искиткеч исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Әни — безнең һәрберебез өчен иң мөһим кеше. Концерт программасы әниләргә карата соклану һәм ярату белән тулы иде. Әниләр өчен иң матур сүзләр яңгырады. Балалар бәйрәм кунакларын биюләр, җырлар, шигырьләр белән сөендерделәр. Һәр бала үзенең котлавында әнисенә булган мәхәббәтен белдерде. Концерт программасы якты, бай булды. Бәйрәм тамашачыларга да, кечкенә артистларга да кабатланмас шатлык, эмоциональ күтәрелеш һәм бәхет хисе бүләк итте.