26 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «Йөрәк җылым сиңа, әнием!» дигән Халыкара Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Бәйрәм чарасында Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре үзешчән сәнгаттә катнашучылар белән берлектә, «Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең» Шәмәрдән филиалында катнашучылары, Мәшәбаш мәдәният йорты мөдире Нәҗипов Б.А, Шәмәрдән модель китапханәсе хезмәткәре Л.Д. Мөхәммәтҗанова катнаштылар. Концертның беренче минутларыннан ук яхшы һәм дәртле атмосфера барлыкка килде. Бәйрәм концерты театральләштерелгән тамаша, җан җырлары, күңелгә үтеп керерлек шигырьләре, халык һәм заманча биюләре белән үрелеп барды. Сәхнәдән әниләр турында җырлар, тормышыбызны җылылык, матурлык һәм кайгыртучанлык белән тутыручыларга рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады.