25 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Казан шәһәренең Агросәнәгать паркындагы ярминкәдә «Веселая ярмарка» дигән концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Шәһәр халкы өчен татар һәм рус телләрендә төрле җырлар белән киң программа тәкъдим ителде. Ярминкә сатып алучылары концертта катнашучыларны чын күңелдән алкышладылар, иртәдән үк аппаратура урнаштырдылар һәм халыкны ярминкәгә күңелле музыка белән каршы алдылар. Республикада уза торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре кыр һәм ферма бүләкләренең күплеге белән генә түгел, ә үзешчән артистларның якты чыгышлары белән дә сөендерә. Концерт бер сулышта узды.