24 ноябрьдә Эзмә мәдәният йортында «Эниемнен жылы кочагы» дип аталган бәйрәм концерты булды. "Әниләр көне" – елның иң дулкынландыргыч бәйрәме, чөнки без барыбыз да балачактан ук күңелдә бердәнбер һәм кабатланмас образны-әниебезнең образын йөртәбез. Бу көнне әниләрне котлау, ана хезмәтенә тиешле хөрмәт күрсәтү, чәчәкләр һәм бүләкләр бирү гадәти хәл. Бу бәйрәм көнендә сәхнәдән иң матур җырлар, биюләр Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре, авылдашлар башкаруында шигырьләр яңгырады. Авылдан читтә яшәүче авылдашлардан видео котлау күрсәтелде. Шулай ук концертта Отернәс һәм Пүкәл авыл клубы хезмәткәрләре катнашты. Һәр чыгыш көчле алкышлар белән үрелеп барды.