15 ноябрь көнне Эзмә мәдәният йортында «Телефон терроризмы» дип аталган терроризмны профилактикалау буенча тематик сәгать узды. Телефон терроризмы әзерләнә торган терроризм акты, җинаять яки җәмәгать урынында шартлаткыч җайланма булу турында белә торып ялган хәбәр тарату. Террорчылык турында белемнәр, бүгенге көннең иң куркыныч җинаятьчел күренеше буларак, кисәтә белү, куркыныч янаган вакытта дөрес алып бару тирә-юньдәгеләрне теракт нәтиҗәләреннән саклау мөмкинлеге бирә. Әңгәмә ахырында балаларга ашыгыч хезмәтләрнең телефоннарын тагын бер кат искә төшерделәр.