13 нче ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында укучы балалар өчен Бөтендөнья буенча яхшылык көненә багышланган «Сердце полное добра» дип исемләнгән хәйрия акциясе уздырылды. Әлеге хәйрия акциясе яхшылык дулкыны булдыру һәм балаларны кешеләргә ярдәм итәргә өйрәтү, шулай ук аларның игътибарын игелекле эшләрнең әһәмиятенә һәм җәмәгатьчелеккә ярдәм итүгә җәлеп итү өчен юнәлдерелгән иде. Балалар өчен төрле уеннар оештырылды: яхшы сүзләр тарату, якын һәм таныш булмаган кешеләр өчен рәхмәтләр, уеннар, яхшылык төшенчәсен ныгыту өчен викториналар булдыру. Шулай ук бу чарага багышлап плакат ясалды, анда балалар үзләренең яхшы теләкләрен төсле буяулар белән бергәләп яздылар. Бу чара балаларга акция генә түгел, ә яшәү принцибы буларак – кешеләргә ярдәм итү, якыннарына җылылык, шатлык һәм елмаю бүләк итәргә кирәклеген исләренә төшереп, дөрес нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирде.