12 ноябрьдә Эзмә мәдәният йортында балалар белән «Диңгездә яшәүчеләр» дип аталган уен-викторина узды. Диңгезләр, океаннар, күлләр һәм башка сулыклар үзләренең якты төсләре һәм гадәти булмаган җан ияләре белән сокландыра. Су асты тормышы-ул безнекеннән, Җирнекеннән аерылып торган башка яңа дөнья. Су хайваннары үз төрлелеге белән шаккатыра. Бүген без дә балалар белән су асты дөньясына чумдык. Күп кенә гадәти булмаган балыклар турында белдек. Очучы балыклар, дүрт күзле балыклар, зур балыклар, кечкенәләр була. Суда тагын күпме матур җан иясе яши. Акулалар, китлар, акчарлаклар, сигез аяклылар, диңгез кырмыскалары, диңгез конькилары, краблар, моллюсклар! Һәм ахырда балалар белән диңгез җанварлары турында кроссворд чиштек.