5 ноябрьдә Кызыл-Мишә мәдәният йортында Тимершык һәм Кызыл Мишә мәдәният йортлары һәм китапханә хезмәткәрләре, Көек, Мингерь, Сабай авыл клубы хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән "Хәтер бизәге" бәйрәм концерты узды. Бәйрәм программасы башында тамашачылар «балага исем кушу»халык йоласының театральләштерелгән куелышын карадылар. Әлеге чараны концерт номерлары белән дәвам иттек . Сәхнәдән Ватан, Россия, мәхәббәт турында җырлар яңгырады. Алар тамашачыларны Ватаныбыз өчен горурлык хисе белән тутырдылар. Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концерты җылы һәм дус атмосферасында үтте.